Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында яшәүче мәдәният ветеранын юбилее белән котладылар

Исергәптә яшәүче Фатых Хәмзә улы Вәлиәхмәтов 90 яшен гаилә җылысында, якыннары һәм хезмәттәшләре белән бергә каршы алды. 53 ел бергә тату гомер иткән Вәлиәхмәтовларны авыл халкы гына түгел, район халкы да яхшы белә. Гаилә башлыгы Фатых Хәмзә улы – мәдәният алдынгысы, ә Венера Миргалиян кызы – бөтен гомерен медицинага багышлап, халык сәламәтлеге сагында торган шәфкать туташы. Бүген аларның гаиләсе бәйрәм табынына җыелды.

Юбиляр иң беренче авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллиннан котлау кабул итте. Истәлекле бүләк белән район башлыгының котлау открыткасын да ветеранга тапшырды ул.

– Чын күңелдән сезне юбилеегыз белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, имин тормыш телибез, – дип котлауларын җиткерде Айдар Альберт улы.

– Бүген без аксакалыбыз Фатых абыйның юбилеена җыелдык, – дип котлау сүзләрен дәвам итте мәдәният ветераны Тәгъзимә Гозәерова. – Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сез мәдәният хезмәткәрләре арасында авторитет яулаган кеше, сезне һәрвакыт искә алып торабыз. Дөньялар тыныч, имин булып, 95 яшегезгә дә килергә язсын.

Фатых Вәлиәхмәтов тумышы белән Исергәп авылыннан. Авыл мәктәбен тәмамлап, хәрби хезмәтен вакытында үткән һәм хезмәт юлын машина йөртүче булып “Урал” колхозында башлап җибәргән. Бераз эшләгәч, авыл халкы тәкъдиме белән аны Казанга киномеханик һөнәренә укырга җибәргәннәр.

– 1960 елның мартында укып бетереп кайтып, культура бүлегенә кердем. Ул вакытта район мәдәниятендә Илдус Сорурович җитәкче иде. Хезмәт кенәгәсе ачып, Исергәптә эшләргә киномеханик итеп билгеләде. Авыл клубы директоры белән бергә аңлашып эшләгез диеп әйтеп җибәрде. Кайту белән, сәхнәгә менеп җырларга да туры килде. Аңа кадәр сәхнәдә җырлаганым юк иде. Шулай эшләп киттем мин. Киномеханик булып ун ел эшләдем, шул ук вакытта директор ярдәмчесе идем. Бөтен мероприятиеләрне бергә үткәрә идек. Аннары директорыбыз пенсиягә китте һәм үземне директор итеп куйдылар. Эшләгән дәвердә җәмәгать эшләрен күп башкардык, Сабан туе рәисе итеп тә билгеләп куйдылар, бу эшне 18 ел башкардым. Әзерләү, бәйрәмгә бүләкләр алу – барысы да минем өстә булды.  Клуб директоры булып кына да 20 ел эшләгәнмен.

Өч дистә ел эшләү дәверендә Фатых Хәмзә улы мәдәният өлкәсендә бәяләп бетергесез эшләр башкарган. Ул елларда халык арасыннан үзешчәннәр мәдәният учагында кайнаган, гади авыл театры коллективы халык театры исеме дәрәҗәсен алган.

– Авылларга барып, концертлар кую бар гадәте бар иде. Бик күп авылларга йөри идек, – ди Фатых абый. – Әле мәдәният эшчеләренә авыррак ул яктан. Чөнки элек ат белән дә, машиналар белән дә чыгып китә идек.

– Фатых абый белән Венера апа безнең өчен һәрвакыт үрнәк, – дип сөйләделәр авыл мәдәният йортыннан котларга килгән Лилия Талипова һәм Рәзифә Хәкимова. – Фатых абый җаваплы, халыкка кирәкле хезмәтне җиренә җиткереп башкарган. Ул әле дә кайвакыт клубка килеп, безгә акыллы киңәшләрен бирә, бәйрәмнәрдә катнаша.

Венера һәм Фатых Вәлиәхмәтовларның тату, мул һәм авылдашларына үрнәк гаилә булуын һәр кеше ассызыклап, хөрмәт белән телгә алды.

– 1972 елның 20 октябере көнне Фатых белән өйләнештек. Бергә яшәвебезгә 53 ел булды, – дип сөйләде Венера ханым. – Өч кызыбыз бар. Өчесе дә педагогика һәм мәдәният өлкәсен сайладылар. Олы кызыбыз Айсылу – социаль педагог, “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә эшли, икенче кызыбыз Илсөяр – педагог-тәрбияче. Ә өченче кызыбыз Альбина мәдәният университетын тәмамлады, балалар бакчасында психолог һәм өлкән тәрбияче булып эшли. Шушы 53 елны сизмәдек тә, рәхәт кенә үтеп китте. Тормышта кыен чаклар да була инде ул. Сидыкыйямал әниебез – кайнанам – белән утыз ел бергә яшәдек. Ул бик әйбәт булды безнең өчен. Балаларыбызны карашты. Фатых белән икебезнең дә эшләребез тәүлек әйләнәсе эш иде бит. Төнен дә, көнен дә эшли идек. Ул – мәдәнияттә, мин – медицинада. Шуңа күрә әниебезгә без зур рәхмәтле. Балаларны үстергәнче яшәде, 97 яшендә без аны мәңгелек йортына озаттык. Фатых абыегыз гел тыныч, кайгыртучан ир булды. Ул бөтен әйберне үзе кайгыртып торды. Кызлар булсалар да, балаларга да, миңа да, хәтта кием-салымны да, өйгә кирәк-яракны да ул үзе ала иде. Менә шулай бөтенебезне кайгыртып яшәүче ул.

 

Вәлиәхмәтовлар нәселендә озын гомерле кешеләр күп. Фатых абый аларны да барлап тора.

– Озын гомерле кешеләр әни ягыннан, – ди ул. – Әбиләрем – 101 яшькә, карт әбием 106 яшькә җиткән. Үземнең әнием 97 ел яшәде. Озын гомернең серен әйтә алмыйм. Аны без үзебез билгеләмибез.

Фатых абыйны кызлары да матур теләкләр белән котлады. Айсылу, Илсөяр һәм Альбина, әти-әниләренә озын гомер, сәламәтлек теләп, оныклары шатлыкларына сөенеп, парлы гомер итүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев