“Милли кием – буыннар бәйләнеше” Хәнсевәр авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә шундый тарихи, мәгълүмати чара оештырылды. Анда мәктәп укучылары катнашты.
“Милли киемнәр – буыннар бәйләнеше” диеп исемләнгән танып белү сәгате мәктәп укучылары өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы.
– Катнашучылар татар милли киеменең үзенчәлекләре белән таныштылар. Безнең әбиләребез, бабаларыбыз киеп көн иткән киемнәрнең, милли чагылышлы костюмнарның элементларын һәм үзенчәлекле детальләрен өйрәнделәр. Шулай ук традицион бизәнү әйберләрен дә карадык, аларның нәрсәдән ясалганын, кайда һәм нинди киемгә туры китереп сайлаулары хакында мәгълүмат бирдек. Укучылар милли костюмның гади кием генә түгел, ә тулы бер тарих булуын аңладылар, – дип сөйләде чараны оештыручы, Хәнсевәр мәдәният йорты директоры Рәмзия Таҗетдинова.
Фото: Хәнсевәр мәдәният йорты
Нет комментариев