Герпесны тиз арада бетерү
Киңәш

Герпесны тиз арада бетерү

Ирене чабырып интегүчеләргә берничә киңәш тәкъдим итәбез

Ирен чабыру — герпес авыруы һәркемдә дә булырга мөмкин. Ирен читендәге сулы куыклар бик каты кычыта һәм авыртып тора. Дәваламасаң, ул башка кешеләргә дә йогарга мөмкин. Шуңа күрә герпесны мөмкин кадәр тиз арада дәвалый башларга кирәк. Ирен чабыртканда вируска каршы препаратлар эчәргә кирәк. Моның өчен табиб белән киңәшләшеп, ул билгеләгән даруларны гына кулланырга кирәк.

Әгәр вакытында дәвалый башласаң, герпесны тиз арада бетереп була. Кул астында дарулар булмаса, халык медицинасы ярдәмгә килә.

Иреннәрдә сулы куыклар күренү белән водород перекисе белән яндыру яхшырак булыр иде. Моны һәр 2-3 сәгать саен эшләсәгез, кичкә иренегез инде чиста булыр.

Сырганак мае да ирендәге герпесны дәваларга ярдәм итә. Аның составындагы органик кислоталар, каротонидлар һәм витаминнар төрле яраларны дәвалау өчен бик файдалы. Сырганак мае сулы куыкчыкларның урыны кутырлагач аеруча яхшы ярдәм итә.

Чабырган урынга чәй агачы эфир маен сөртеп куярга да була. Аны көнгә берничә тапкыр сөртергә кирәк. Куыклардан соң барлыкка килгән кутырны чәй агачы эфир мае белән майлап торсаң, ул тизрәк төзәлә.

Алоэ гөленең суты да тиз ярдәм итәргә мөмкин. Гөл ботагын кисеп алып, чабырган урынга шуның сутын сыгып чыгарырга, яки яфракны куеп торырга була. Пластырь белән беркетеп, яфракны шул урынга төн буена куеп калдырсаң да ярый.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән


Нет комментариев