Яңа ел табынына төрле салатларны, кабымлыкларны да мулдан ясыйбыз. Әлбәттә, аларны әзерләгәндә краб таякчыклары да кулланабыз. Ничек дөрес итеп краб таякчыкларын сайларга. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева җавап бирде.
– Сыйфатлы краб таякчыкларын ничек сайларга? Чөнки халык телендә, продукт составында чын краб ите юк, дигән шаярту сүзләре дә яши: “краб таякчыклары ясаганда бер генә краб та зыян күрмәгән”, имеш. Краб таякчыклары нәрсәдән тора һәм аның сыйфатлысын ничек сайларга?
– Төргәктәге составны игътибар белән өйрәнегез. Төп маркер – ингредиент, кушылмалар позициясе. Сурими (яки “балык фаршы”) исемлектә беренче урында торырга тиеш. Әгәр беренче булып су, крахмал яки үсемлек аксымы (соя) килә икән, димәк, продуктта балык чималы аз. Азык кыйммәтен тикшерегез. Роскачество 100 грамм продуктка 8-10 граммнан да ким булмаган аксымлы таякчыклар сайларга киңәш итә. Әгәр аксым алты граммнан кимрәк, ә углеводлар 18 граммнан зуррак булса, бу – крахмал һәм өстәмәләр артып китү билгесе. Тышкы кыяфәтен һәм текстурасын бәяләгез: таякчыклар тигез, зарарланмаган һәм бөгелмәгән булырга тиеш. Алар сыгылмалы булырга тиеш: басып караганда формасы кире кайтырга, ә бөкләгәндә җиңелчә сыгылмалы булырга тиеш. Әгәр таякчык сынса, бу крахмалның югары булуы турында сөйли. Төсе тигез булырга тиеш: төп өлеше – ак, ә бер ягы буялган. Артык ачык, табигый булмаган алсу төс – ясалма буяуларның артык булуы билгесе. Таякчыкны җәеп карагыз: таякчык җиңел генә тасма кебек форма алырга тиеш. Әгәр таркала яки ябышкак массага әверелә икән, димәк, аның составында крахмал артык күп. Савытын, капны тикшерегез. Ул бербөтен булырга тиеш. Әгәр эчтә боз яки бәс булса, саклау шартлары бозылган дигән сүз. Өстәлмәләр исемлеге озын булган, тәмне көчәйтүче яки соя аксымы артык булган продуктларны алмагыз. Составта тыелган фермент – трансглутаминаза (“ит җилеме”) күрсәтелсә, шулай ук сагаерга урын бар.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев