Картаюга тәэсир итүче ризыклар
Киңәш

Картаюга тәэсир итүче ризыклар

Кайбер ризыклар картаюга йогынты ясый.

Помидор
Помидорда аларга кызыл төс бирүче һәм көчле антиоксидант саналган ликопин пигменты бар. Ликопин тромб ясалуны киметә, кандагы холестеринны төшерә һәм кан тамырларын ныгыта. Кулинар эшкәртүдән соң ул матдә җимерелми һәм яхшы үзләштерелә.

Какао һәм кара шоколад
Аларның составында көчле антиоксидантлар — флавоноидлар бар.
Шоколад һәм какао ялкынсынуны баса, йөрәк-кан тамырлары патологияләре һәм онкологиянең кайбер төрләре булу ихтималын киметә.

Бадам (миндаль)
Бадам күзәнәкләрне зыяннан саклый, яшьлекне озайта һәм анда тәмәке тарту зыянын киметә торган флавоноид антиоксидантлары бар. Бадамны чистартылмаган килеш кулланырга тәкъдим ителә, чөнки кыйммәтле матдәләрнең иң күп өлеше нәкъ менә аның кабыгында була.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән


Нет комментариев