Кабак төше генә димәгез
Җәмгыять

Кабак төше генә димәгез

Кабак эшкәртү сезоны дәвам итә. Кабак үзе генә түгел, аның төшләре дә файдалы икәнен элекке заманнардан ук белгәннәр. Аны халык медицинасында да оста кулланганнар.

Кабак төше витаминнарга һәм файдалы матдәләргә бай. Аның составында 50дән артык микро һәм макроэлементлар барлыгы расланган.

Кабак төшендәге май үзенең составы белән зәйтүн маеннан бер дә калышмый һәм ул йөрәк өчен файдалы, ди белгечләр. Ул кан басымын көйләргә сәләтле. Аның составындагы Е витамины чәчнең сәламәтлеге өчен кирәк, шулай ук тән тиресен дә картайтмый. Кабак төшендәге А витамины күз авыруларын булдырмый калырга булыша. Кабак төше кандагы холестерин күләмен, инфаркт, инсульт, атеросклероз булу куркынычын киметә, кан әйләнешен яхшырта, паразитларга каршы көрәшә, картаю процессын акрынайта, ә спортчыларга мускул массасын үстерергә ярдәм итә.

Фото: Индира Сәйфуллина


Нет комментариев