Баулы районы өлкәннәре китапханәгә җыелганнар
Җәмгыять

Баулы районы өлкәннәре китапханәгә җыелганнар

Өлкәннәр көне уңаеннан, Татар Томбарлысы авыл китапханәсендә “Иң кадерле уңыш – икмәк ул” дип исемләнгән җылы очрашу үткәрелгән. Чарага кунак итеп чакырылган авылның хөрмәтле өлкәннәре бу көнне ипи пешерү серләре белән уртаклашып кына калмаганнар, ә чын мәгънәсендә дус-тату гаилә булып аралашканнар.

Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова кичәгә килүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләп, аларның һәрберсенә игелекле хезмәтләре һәм сабырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен ирештергән.

“Чараның төп темасы – икмәккә хөрмәт, ипигә карата милли горурлык һәм сагыну хисләре иде”, – дип уртаклашты Эльвира  Әхмәтҗанова.

Икмәкнең тарихы, аның халык тормышындагы урыны, игенчелекнең авыр, ләкин изге хезмәт икәне турында кыскача күренеш күрсәтелгән. Китапханәче әзерләгән тематик күргәзмә үзенчәлекле бер этнографик почмакны хәтерләткән. Борынгы савыт-сабалар, агач ипи калаклары, чүпрә ачыта торган савытлар – болар барысы да кичәнең мәгънәсен тагын да тирәнәйткән.

Ипи пешерү серләре турындагы сөйләшү очрашуның аеруча кызыклы өлеше булган.

“Колмактан ничек итеп чүпрә ясау, ипи пешерүнең үзенчәлекле этаплары турында Венера апа Гилязова җентекләп сөйләде: чүпрәне ничек ачыту кирәклеге, камырны ничек тыныч җирдә күтәрү, камырны сарык җылысына тигезләү, пешкән ипине ничек саклау — һәрбер адымның үз серен ачып бирде”, – дип хәбәр итте китапханәче.

Кунаклар үз авылларындагы ипи пешерү гореф‑гадәтләрен искә төшергәннәр, бер‑берсенә киңәшләр биргәннәр –  чарада чын мәгънәсендә дус-тату гаилә җыелгандай булган.

Эльвира  Әхмәтҗанова, ипигә хөрмәт күрсәтеп, ипи турында мәкальләр, шигырьләр укыган. Мәсәлән, “Ипи – барның башы”, “Ипинең кадере ач киткәч беленә” дигән мәкальләр халыкның икмәккә карата тирән мөнәсәбәтен чагылдыра.

“Һәр китап укучы ипи белән бәйләнгән темага үз тормышыннан берәр истәлек сөйләде: кемдер әнисе пешергән ипинең исен хәтерли, кемдер колхоз кырында иген уруда үткән елларны искә ала, кемдер бүгенге көндә дә үз кулы белән камыр басарга тырыша. Бу сөйләмнәр бергә килеп, икмәк турында бер зур, җылы тарих барлыкка килде”, – ди Эльвира  Әхмәтҗанова.

Чара ахырында, бүген генә табадан төшкән тәмле күмәчне кисеп, барысы бергә чәй эчкәннәр. Ипинең җылысы, чәйнең тәме, дуслар арасындагы сөйләшү – барысы бергә бу бәйрәмнең иң кадерле мизгелләре булган.

Фото: Эльвира  Әхмәтҗанова архивы

 

 


Нет комментариев