Баулы медиклары көрәш сафында
Җәмгыять

Баулы медиклары көрәш сафында

Безнең хастаханәнең ике медицина хезмәткәре башка шәһәрләргә табибларга ярдәмгә киткән.

Баулы район үзәк хастаханәсен кабат яңарыш көтә. Биредә медик-санитар зонаны һәм балалар бүлекчәсен модернизацияләү планлаштырыла. Бу максатка 3 миллион 900 мең сум акча бүленгән.

Сүз уңаеннан, үзгәрешләр керткәндә, табибларның да теләкләре исәпкә алыначак. Баш табиб сүзләренә караганда, хезмәткәрләрдән кайбер кабинетларны үзгәртүгә кагылышлы тәкъдимнәр шактый булган.

Медицина хезмәткәре көнне медикларны Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин тәбрикләде, көн дә сәламәтлегебез сагында торучы хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп, медицина хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыкка ия булуларын, аларның фидакарь һәм үз эшләренә тугрылыклы булуларын билгеләп үтте, аларга ныклы сәламәтлек теләде.

Бер төркем хезмәткәрләр район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, алар – инфекция бүлекчәсе мөдире Гүзәл Сәхәбиева, анестезиология һәм реаниматология бүлекчәсе табиб анестезиолог-реаниматологы Шәүкәт Корбанов, педиатрия бүлекчәсе мөдире Алексей Наумов, табиб стоматолог-терапевт Нәзирә Алтынова, кичектергесез медицина ярдәме кабинеты мөдире Гүзәл Җәләева, район үзәк хастаханәсе архивариусы Зөһрә Фәрхетдинова.

Коронавирус таралу мәсьәләсе дә читтә калмады. Пандемия вакытында инфекция белән көрәштә нәкъ менә табиблар ныклык һәм аяусызлык күрсәтә. Татарстанның ике шәһәренә табибларга ярдәмгә безнең районнан да ике медик китә. Әлмәттәге ковид госпиталенә – шәфкать туташы-анестезист Анастасия Гомәрова, Бөгелмәдә провизор госпиталенә – педиатрия бүлекчәсе мөдире Алексей Наумов.

Тулырак мәгълүмталарны "Хезмәткә дан" газетасының 26 санында укыгыз


Нет комментариев