Баулы авыллары гуманитар ярдәм җыя
Җәмгыять

Баулы авыллары гуманитар ярдәм җыя

Шәһәрдә һәм авылларда яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм җыюга өлеш кертә.

Бу эштән Салих авылы халкы да читтә калмады. 


“Гуманитар ярдәм җыю игълан итүгә, безнең авыл халкы тиз арада клубка  азык-төлек китерә башлады, – дип сөйләде Салих авылы клубы хезмәткәре Тәслия Галиева. – Олы яшьтәге әби-бабайлар иң беренче ярдәм кулы сузды. Бер чиләк бәрәңге дигән идек, икешәр чиләк китерүчеләр дә булды. Вәлитовлар гаиләсе бер ящик бал алып килде. Ярмалар алып килүчеләр булды. Авыл халкына зур рәхмәт”.

Акча китерүчеләр дә булган. Авыл китапханәсе мөдире Ләйсәнә Таһирова аларны сугышчыларның счёталырна күчергән. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында Салих авылыннан ике ир-егет бар.


Фото: Салих авылы мәдәният йорты архивы


Нет комментариев