Кичәге чираттагы аппарат киңәшмәсендә Баулы районында вируслы авырулар буенча статистика хәбәр ителде.
Санитар-эпидемиологик хәл турында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева чыгыш ясады.
5 мартка булган мәгълүматларга караганда, Баулы районында пандемия чорында COVID-19 йоктыруның 53 очрагы теркәлгән. Гыйнвар аенда үпкә ялкынсынуы белән 15 кеше авырган, шулардан вируслы этиология белән - 14. Февральдә – 67 очрак, вируслы этиология белән – 54. Агымдагы елның 1 мартыннан 5 мартына кадәр үпкә ялкынсынуының 40 очрагы ачыкланган. Авыручылар барысы да – олылар.
Алатырева шулай ук ОРВИ белән авыру очраклары турында да сөйләде. Әйтик, агымдагы елның гыйнвар аенда 280 очрак теркәлгән, февральдә – 296 очрак, мартта – 93.
Нет комментариев