Ак әби үзенең гомер бәйрәмен якыннары кочагында каршы алды
Җәмгыять

Ак әби үзенең гомер бәйрәмен якыннары кочагында каршы алды

Бүген Мортаза авылында гомер итүче Ләбибә Габсабир кызы Тимирбаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ләбибә Габсабир кызы лаеклы ялга киткәнче Мортаза авылында, “Панаринский” совхозында хезмәт куйган, төрле эштә эшләгән. Тормыш иптәше Ризаетдин Тимирбаев белән кулга-кул тотынышып, 50 ел тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Аларның тату һәм мул гаиләләрендә мәхәббәт җимешләре булып дүрт бала дөньяга килгән.


– Хәзерге вакытта Ләбибә апа Потап-Томбарлы авылында, кече кызлары Ләйлә тәрбиясендә яши. Улы Ришат белән кызы Зәмирә әниләре янына  килеп, хәл белеп,  һәрвакыт ярдәм итеп торалар, – дип сөйләде авылдашы Илзия Латыпова.
Ләбибә Габсабир кызы Тимирбаеваны юбилее белән тәбрикләргә, Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов һәм Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Светлана Козлова да килде. Алар юбилярга бүләкләр тапшырдылар.


Бүгенге көндә Ләбибә апаның 9 оныгы, 16 оныкчыгы һәм 1 оныгының оныгы бар.
 


Нет комментариев