17 июль – бүләкләр бирү көне
Җәмгыять

17 июль – бүләкләр бирү көне

Бу гадәти булмаган, кызыклы һәм күңелле бәйрәм көне. Юктан гына бүләк бирсеннәр әле, кем сөенмәс икән? Баулылылар бүләк ясыймы, аларның үзләренә бүләкне еш бирәләрме?

Бүләкләр бирү көненең максаты – яхшы кәеф бүләк итү, елмаю һәм күңел күтәренкелеге белән уртаклашу. Гадәттә без бүләкләрне бәйрәмнәргә һәм туган көннәргә генә бирергә күнеккәнбез. Бу көн сәбәпсез, рәсми сәбәпсез, конкрет тантанасыз бернәрсәгә дә мәҗбүри булмаган күңелле сюрприз тәкъдим итәргә яки алырга мөмкинлек бирә. 

Балалар театры режиссеры Йолдыз Шакирова:

Мин бүләкне алуга караганда, бирергә яратамдыр. Бүген дә сеңлемнең туган көне. 14 яше. Алдан ук бүләгемне әзерләдем. Иң күңеллесе – бүләк бирү. Үзем чәчәкләр яратам. Комплимент әйткәннәрен яратам. Сәбәпсез дә кешегә бүләк биргәнегез бармы дигәндә, әлбәттә бар. Кешенең күзе елмая, матурлык чагыла. Сәбәпсез дә бүләкләр бирергә кирәк.

ГХАТ бүлеге начальнигы Сирена Мөрсәлимова:

Бүләк бирергә чынлап та яратам мин. Якыннарымны, танышларымны бер сәбәпсез дә бүләкләр биреп сөендереп торам. Аллаһы Тәгалә мөмкинлеген биреп торсын.

Илсөяр Галимова “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе:

Бүләкне бер сәбәпсез бирергә дә, алырга яратам мин. Сәбәпсез бүләк – иң кызыгы. Көтмәгән шатлык, бәхет китерә. 

Фото: freepik.com 


Нет комментариев