Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә 6–12 сентябрь

Бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04)

Бу атнага артык зур планнар төземәгез, аларның тормышка ашмавы бар. Булганына канәгать булып торырга туры килер. Ир-атларның – физик сәламәтлеге, хатын-кызларның кәефе яхшырырга охшап тора.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Танышларыгыз арасында кайберәүләр чын йөзен күрсәтәчәк. Ләкин араларны өзәргә ашыкмагыз: каршылыкларны бер утырып сөйләшү белән дә җиңәргә мөмкин. Сезнең белән танышырга теләүчеләр күп булыр – саграк йөрергә киңәш ителә.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Бу атнада ниятләгән эшләрегез тормышка ашачак. Көчегезнең дә, яңа максатларга ирешү теләгенең дә кайнап торган чагы. Ял иткән арада кызыклы кешеләр белән очрашачаксыз. Кайбер очрашулар эшегездә дә ярдәм итәчәк.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Шәхси тормышыгызны кайгыртыр өчен уңышлы чор. Әмма үзегезгә тиң булган кешене эзләп йөрмәгез, ул сезнең юлга үзе чыгачак. Ялларда табигатькә чыгу турында уйлагыз – соңыннан хәл алырга вакытыгыз булмаска мөмкин.

 

Арыслан (23.07 – 23.08)

Хезмәттәшләрегез арасында абруегыз күтәреләчәк, җитәкчегез дә сезгә башкача карый башлар. Хисләргә бирелеп, сыната күрмәгез! Тормышыгызга яңалыклар өстәп җибәрү өчен дә яхшы чор.

 

Кыз (24.08 – 22.09)

Бу атнада кибетләрдә йөрергә яратучыларга бәхет елмаячак: юлыгыз уңар, ташламалар очрап кына торыр. Буш вакытларыгызны дус-туганнарыгыз белән уздырырга тырышыгыз, аларга сезнең җылылык җитми.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Үлчәүләргә шәхси тормыш белән эшне аерырга өйрәнергә кирәк, юкса ике өлкәнең берсендә дә уңышка ирешә алмаячаксыз. Шушы киңәшне истә тотсагыз, эшегездә уңыш елмаячак, җитәкчеләрегез сезнең хезмәтне югары бәяләячәк.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Эчке тоемлавыгызга 100 процентка ышана аласыз: бу чорда ул сезне ташламаячак. Үзгәрешләр өчен яхшы вакыт, куркып кына калмагыз. Күптән сатып алырга теләгән әйберләрегез өегезгә кайтып утырыр.

 

Укчы (23.11 – 21.12)

 

Яратып бетермәгән кешеләрегез белән аралашуны туктатып торыгыз һәм яңа кешеләр белән танышырга ашыкмагыз. Бу чорда якын дус һәм туганнарга гына ышанырга киңәш ителә.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Атнаның беренче яртысында мөһим сорауларны хәл итеп бетерергә тырышыгыз, чөнки ялларга таба көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Стресска бирешмәгез, ниятләгән эшләрнең нәтиҗәсе турында уйлагыз.

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Бер дә көтмәгән җирдән акча алырсыз һәм аны шундук тотып та бетерерсез. Шуңа күрә киләчәктә финанс мәсьәләләрен аек акыл белән хәл итәргә кирәк.

 

Балык (20.02 – 20.03)

Гаиләгездә килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларны сезгә хәл итәргә туры киләчәк, һәркемгә дә игътибарлы булыгыз. Берәү өчен – дус, икенчегә дошман булып куймагыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев