Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Кемнәр өчен 2022 ел мәхәббәттән башланачак?

Астрологлар белдерүенчә, йолдызнамәнең биш билгесен көчле хисләр дулкыны көтә.

Үгезбозау елны мәхәббәт һәм романтика мохитендә башлаячак. Гаиләле Үгезбозауның да хисләре кабынып китмәкче. Бу вакытта мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкинлек чыгачак.

 

Игезәкләр романтик маҗараларга чумачак. Ялгызлар парларын очратачак. Ә яңа гаилә корган Игезәкләр иң бәхетлеләре булачак.

 

Кыз билгесе астында туганнар гомер буе көткән кешесен очратачак. Ул күптән бик якында йөргән булып чыгачак. Эш гаилә кору белән тәмамланмакчы.

 

Чаянны яңа елның беренче яртысында җылы хисләр өермәсе бөтереп алачак. Ләкин көнләүдән сак булырга кирәк! Югыйсә, романтик мөнәсәбәтләрне саклау авыр булачак.

 

Балык та мәхәббәт диңгезендә йөзмәкче. Юлларында озак вакытлы мөнәсәбәтләр корырдай кешене очратачаклар. Алар теләгән кешесенең йөрәген бик җиңел яулый алачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев