“Мосфильм” актёры Денис Нуруллин күптән түгел туган ягы Баулыга кайткан. Ул “Пегас” картинг клубында да булган.
Денис “Инстаграм”дагы битендә “Пегас” картинг клубы җитәкчесе Азат Арысланов белән төшкән фотосын куйды. Аның астына: “Проектка әзерләнәм, профессионалдан дәресләр алам. Бүген картинг турында барысын да белдем...” дип язып куйган. Бу хакта тулырак белергә теләп, Азат Арысланов белән элемтәгә кердек.
– Денисның әтисе Дамир Нуруллин белән бергә эшлибез, – дип башлады сүзен картинг клубы җитәкчесе. – Ул Денисның яңа фильмда төшәчәген һәм аңа узышчы күнекмәләренә өйрәнергә кирәклеген әйтте, аның белән шөгыльләнүемне үтенде. Мин бик рәхәтләнеп ризалаштым.
“Пегас” тренерлары Максим Алаев һәм Азат Арысланов картинг клубында Денисны ике сәгать карт машинасы белән идарә итү серләренә төшендергәннәр.
– Денис рольгә кереп китсен өчен, үзен чын мәгънәсендә узышчы итеп тойсын өчен, аңа форма да кигерттек. Машина белән идарә итәргә өйрәттек. Ягъни картингчы өчен кыскача курс үткәрдек, – дип сөйләде безгә Азат Әнвәрович.
“Пегас” җитәкчесе сүзләренә караганда, Денис әлеге машинага беренче тапкыр утырган, әлеге спорт төре белән беренче танышуы булган.
– Билгеле, бер көн эчендә картингчы ясап булмый, – ди Азат Әнвәрович. – Әлеге спорт төре даими шөгыльләнү, камилләшү, машина белән эшләүне таләп итә – машинаны бала кебек кадерләп кенә торырга кирәк.
Картингчыларның үз ырым-шырымнары, ышанулары да бар икән. Тренерлар Дениска алар турында да сөйләгәннәр.
– Мәсәлән, шундый ышану бар: чын картингчы подшипникларны тикшергәндә машиансының тәгәрмәчләрен артка таба әйләндерми. Бары алга гына, – дип сөйләде безгә Азат Арысланов. – Шуңа күрә Дениска фильмда төшкәндә карт машинасының тәгәрмәчләрен артка таба әйләндермәскә киңәш иттек. Тамашачыда ышаныч тудырыр өчен, мондый нюансларны да исәпкә алу кирәк.
Азат Әнвәрович Денисның бик гади, ачык кеше булуын, йолдыз чире белән авырмавын да билгеләп үтте. Аның күңелендә актёр белән аралашудан бары уңай тәэсирләр генә калган.
Фотосурәт: Денис Нуруллинның инстаграмыннан
Нет комментариев