Танылган артист авариядә һәлак булган
Яңалыклар

Танылган артист авариядә һәлак булган

Актер һәм режиссер Сергей Пускепалиска 56 яшь булган.

Авария Ярославль өлкәсенең Ростов районында М-8 трассасында була — анда Пускепалис утырган микроавтобус фурага бәрелгән.

– Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, бер кеше дәваханәгә салынды, – дип хәбәр итәләр Руия Эчке эшләр министрлыгының Ярославль өлкәсе буенча идарәсендә. – Бу авариянең барлык хәл-шартлары да ачыклана.

 Кайбер мәгълүматлар буенча, артист Донбасска гуманитар йөкне озатып барган.


Нет комментариев