COVID-19 вазгыяте начарланса, студентлар дистанцион укуга күчәргә мөмкин
Яңалыклар

COVID-19 вазгыяте начарланса, студентлар дистанцион укуга күчәргә мөмкин

Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы махус документ чыгарган.

Россиядә төбәкләрдә коронавирус буенча эпидемиологик вазгыять начарланган очракта, югары уку йортлары кабат дистанцион укуга күчәргә мөмкин

Әлеге мәгълүмат Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы документында чыккан.

«Көндезге белем бирүдә мәгариф программаларының тормышка ашырылуын тәэмин итәргә… Эпидемиологик вазгыять начарайган очракта, электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, мәгариф программаларын тормышка ашыру өчен чаралар күрергә», диелә министр боерыгында.

Фото:  pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/31-08-2020/covid-19-vazgyyate-nacharlansa-studentlar-distantsion-ukuga-k-ch-rg-m-mkin-5767528


Нет комментариев