Җиңү көне алдыннан "Татнефть" җәмгыяте ветераннары арасында бильярд турниры узган.
Катнашучыларның күбесе - сугыш һәм сугыштан соңгы чор балалары. Шуңа күрә республиканың көньяк-көнчыгышы районнарыннан килгән алтмыштан артык ветеран нефтьче өчен бу турнир тәэсирле булган. Ышанычлы көрәшеп, Фәһим Нуриев, Владимир Кузнецов, Атлас Хантимеров составындагы Баулы командасы өченче урын яулаган.
Нет комментариев