27 һәм 28 сентябрь көннәрендә, республика территориясендә, бигрәк тә Бөгелмә районына туры килгән участокта, радиацион яңгыр яуган дигән хәбәр чыкты. Рутений-106 кисәкчекләре булган явым-төшемнәрнең нәтиҗәсе нинди булган?
Бөгелмә районыннан шомлы хәбәр килеп иреште: районда авыручылар саны арткан, хастаханәләр шыплап тулган, хәтта диагноз да куя алмыйлар икән. Республиканың көньяк-көнбатыш районнары табигате болай да чистадан саналмый, монда, нефть табылу сәбәпле, экология болай да начар.
Әмма шушы көннәрдә генә билгеле булган хәбәр халык арасында имеш-мимешләр таралуга сәбәпче булды. Россия Гидрометеорология үзәге Чиләбе өлкәсендәге «Маяк» комбинаты янында рутений-106ның югары концентрациясен ачыклаган.
"Росатом" дәүләт корпорациясе составына кергән Чиләбе өлкәсенең Озерск шәһәрендәге "Маяк" җитештерү берләшмәсе атом-төш кораллары өчен чимал әзерли. 1957 елда, бу предприятиедә авария булу сәбәпле, атом-төш калдыклары Чиләбе өлкәсе торак пунктларындагы яшәүче халыкны зарарлаган иде. "Кыштым фаҗигасе" атамасы белән билгеле бу һәлакәт нәтиҗәсендә, Чиләбе өлкәсендәге татар авыллары, шул исәптән Мөслим, Караболак (Татарская Караболка) авыллары аеруча зур зыян күрде. СССР вакытында бу фаҗига нәтиҗәләре сер итеп аталу сәбәпле, зыян күрүчеләр саны билгеле түгел. "Маяк"тагы авария атом-төш калдыкларының атмосфераны агулавына бәйле иң зур аварияләрнең берсе.
Гидрометеоүзәк билгеләп үтүенчә, атмосфераның «гаять югары дәрәҗәдә пычрануы» хакында сүз бара. Чиләбе өлкәсенең Ибрагимово, Новогорный, Худайбердинск, Метлино бистәләрендә, шулай ук Уфаның Дим бистәсендә һәм Татарстанның Бөгелмә районында югары күрсәткечләр теркәлгән. 27 һәм 28 сентябрь көннәрендә, республика территориясендә, бигрәк тә Бөгелмә районына туры килгән участокта, рутений-106 кисәкчекләре булган яңгыр яуган.
Франция Атом-төш һәм радиация куркынычсызлыгы институты белгечләре моннан алдарак, сентябрь уртасында ук Идел һәм Урал арасындагы атом-төш объектындагы авария хакында хәбәр иткән иде. Нәкъ менә шул сәбәпле, Европа территориясендә рутений-106 радиоактив болыты хасил булган. Шул рәвешчә, Россиядә радиациядән пычрану булу факты турында чит ил белгечләре беренче белдерде.
"Гринпис" Энергетик программасы" проекты җитәкчесе Рәшит Алимов дөреслекне "Маяк" берләшмәсе махсус яшергән дип саный. "Әлегә француз институтының 100-300 терабеккерель активлык булган дигән мәгълүматлары бар. Бу "Маяк" берләшмәсендәге рөхсәт ителгән нормаларга караганда 10 мең тапкырга күбрәк. Димәк, кайдадыр авария булган", - ди ул. "Гринпис" вәкиле фикеренчә, рутений кебек техноген радионуклид халыктагы онкологик авыруларны көчәйтергә мөмкин.
Рутений - көмеш төсендәге металлл. Рутений-106 - рутений изотопларының берсе, бу металл шушы рәвешчә табигатьтә очрамый. Рутений-106 атом-төш материаллары - плутоний, уран, торийны "янганда" "калдык" продукт буларак барлыкка килә. 1 тонна атом-төш ягулыгы янганда, якынча 250 грамм тирәсе рутений барлыкка килә.
Гидрометеорология үзәгенең рәсми сайтында: "нык пычрану билгеләре ачыкланды: атмосфера "яңгырлары"ның тыгызлыгы бу айда 16 һәм 60 тапкырга артты" дип язылган. Тик ведомство һава пробаларында алынган Ru-106 -радионкулиды кеше организмына зыян тудырмый дигән фикерне алга сөрә.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе исә халыкны тыныч булырга өндәде. Ведомствоның матбугат хезмәтендә "Бөгелмәдә табылган рутений радиацион фонга тәэсир итмәде. Көндәлек радиоактивлык бу төбәктәге күпьеллык нормалардан артмады", - дип белдерде.
Альберт Гарапов сүзләренчә, халык үз-үзен сакламаса, аның турында беркем кайгыртмаячак. Шуңа күрә ул бөгелмәлеләргә, беренче чиратта, ачык грунтта үскән яшелчә, җиләк-җимешне әйбәтләп юарга киңәш итә. Рутений - бета-нурланыш чыганагы булып тора. Ирекле электроннардан электрон нурланыш тарала. Ул организмга эләксә,төрле авыруларга китерә. Бу - нурланышның көче һәм күләменә карап, эчке органнарның функциясен боза. Нәтиҗәдә төрле дәрәҗәдәге онкология авырулары килеп чыгарга мөмкин.
ТР атом-төш куркынычсызлыгына каршы җәмгыять рәисе, Бөгелмә һәм аңа якын-тирә район халкына паникага бирелмәскә куша. Аныңча, иң отышлы юл - үзеңне һәм якыннарыңны бәла-казадан саклау өчен табибларда тикшеренү.
"Маяк" берләшмәсендә шартлау булганга 60 ел вакыт үтте. Без - бу хәлләрне ишетеп белүче буын гына. Шулай да Чиләбе өлкәсендәге коточкыч хәлләр, Татар Караболагы, Мөслим кебек татар авылларының радиация нурлашында калуын китаплардан укып беләбез.
Бүген Чиләбе өлкәсенең Татар Караболагы авылында булыр-булмас 100 кеше яши. Ә бит кайчандыр гөрләп торган авыл булган, 4500 кеше яшәгән.
Караболак халкы куе урман булып үскән чыршы агачларын ягып яши. Шартлаудан соң колхозның 4 мең гектар кырларында өлгереп, нурланыш тузанына коенган уңышны авыл халкы, мәктәп укучылары тирән-тирән чокырлар казып җиргә күмә. Аннары бу җирләр бер метр тирәнлектә әйләндереп сукалана. Халык ялангач куллары белән, бернинди саклану киемнәре кимичә, өй түбәләрендәге, биналардагы, фермалардагы нурланыш тузанын юа, сарыкларның йонын кыркып тапшыра. Икенче елны сукаланган җирләргә укучылар һәм авыл халкы чыршы үсентеләре утыртырга чыга. Әлеге дүрт мең гектар 60 ел эчендә калын урманнарга әйләнә, авыл халкы әнә шул чыршыларны бүген утын итеп куллана.
Татар авылларын нурланышлы җирләрдән ераккарак күчерү өчен 1 миллиард 800 миллион сум акча бүленә. Хакимиятләр 1 миллиард сумына Мөслим авылы күчерелде дип хисап тота, ә 800 миллион һавада эленеп кала. Караболак бүген дә күп гасырлык тарихи урынында һәм шул ук вакытта нурланыш кочагында көн күрә.
Авылда 50 кеше калгач, Гөлшара Исмәгыйлева губернаторга елап керә. Шушы кешеләргә судсыз-нисез ай саен 2000 сум акча бүленүгә ирешә ул. Әмма суд телдән язылган бу карарны кире кага.
Татар Караболагында бүгенге көндә җирле үзидарә юк. Бер белешмә артыннан да районга барырга кирәк. Авылга автобус йөрми, моның өчен олы юлга чыгасы. Ә районга барып кайту 600 сумга төшә.
Кайчандыр гөрләп торган Татар Караболагы менә шулай ярым үле хәлдә, соңгы сулышында яши.
Радианурланыш алу нәрсәгә китерә?
Радиация белән агулану нәтиҗәсендә, организмда ирекле радикаллар, радионуклидлар барлыкка килә, алар биологик һәм метаболизм процессларын үзгәртә. Нәтиҗәдә, радиация нурланышы аркасында, аксым һәм нуклеин кислотасы төзелеше бозыла, ДНК зыян күрә, мутацияләр, яман шеш барлыкка килә һәм яман шеш авырулары ел саен 9 %ка арта бара. Агулану симптомнары әкренләп күзәтелә. Тышкы симптомнардан чыгып кына, кеше үзенең радионурланыш алганын ачыклый алмый.
Радиацияне организмнан ничек чыгарырга?
Моның өчен түбәндәге ризыкларны кулланырга кирәк:
- бал һәм умарта серкәсе;
- чөгендер, ул гемоглобинны күтәрә;
- салкын ысул белән сыгылган үсемлек майлары;
- органик чүпрә (балаларга тәүлегенә 15 мг, өлкәннәргә 50 мг га кадәр)
- клетчаткага бай солы ярмасы, кара җимеш, ашлык ипие, миндаль, әстерхан чикләвеге, груша, эшкәртелмәгән дөге.
Шлак һәм токсиннар организмнан йә тире аркылы, йә эчәкләр бушануы аркылы чыга. Шуңа күрә, радиация нурланышы алырга мәҗбүр булган кешегә ешрак юынырга, су эчәргә һәм шулпалы ризыклар ашарга кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, махсус диетада торган кеше, орагнизмына кергән радиацияне билгеле дәрәҗәдә киметә ала.
Чыганак: intertat.ru
Нет комментариев