Баулылар Сабан туена бүләк җыя
Яңалыклар

Баулылар Сабан туена бүләк җыя

Тиздән шәһәр һәм авылларда иң күңелле бәйрәм – Сабан туйлары башлана. Әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Кемнәрдер Сабан туе узачак мәйданнарны әзерли, төзекләндерә, ә районның автоклуб каршында эшләп килүче “Умырзая” вокаль ансамбле 9 июнь көнне бәйрәмгә бүләк җыярга чыга.

Бу көнне Баулының түбән өлешендә яшәүчеләр матур гореф-гадәт, күркәм йолабызда катнаша алачак. Әлеге тарихи чара матур җыр-моң, биюләр белән үрелеп барачак. Бүләк әзерләүчеләргә бәйрәмчә, күтәренке кәеф өләшәчәкләр.

– Без ел саен матур традицияне дәвам итәргә тырышабыз. Бәйрәм алдыннан сөлге, яулык, ашъяулык, йомырка җыябыз, – ди автоклуб җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова. – Бу безнең милли бәйрәмебезнең аерылгысыз матур һәм күңелле өлеше. Сабан туена әзерләнү, бүләк җыюларны балалар да күреп үссеннәр дип тырышабыз. Ә бәйрәм барышындагы уеннарда җиңүчеләр, шул бүләкләрне алгач, тагын да күңелле була. Безнең буын шул йолалар белән үсте, киләчәккә дә шуларны өйрәтеп калдыру – безнең бурыч. Нәрсә әйтәсем килә, урамда гармун тавышы ишетәсез икән, чыгыгыз, кушылыгыз. Бергә булганда гына бәйрәм күңелле була!

Индира Сәйфуллина


Нет комментариев