Баулылар игътибарына: “Хезмәткә дан”га күзәтү
Яңалыклар

Баулылар игътибарына: “Хезмәткә дан”га күзәтү

Баулы районы газеталарының 7 апрель саны дөнья күрде. “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарын редакциядән, шәһәребез кибетләреннән, үзәк базардан алырга була.

“Хезмәткә дан”ның яңа санында басылган язмаларга кыскача күзәтү.

– Хәрбиләргә татлы күчтәнәч

Исергәп авылы кафесында хәрбиләргә күчтәнәчкә уналты килограммга якын бавырсак пешерделәр.

– Солдатлар Баулы икмәген сагынган

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

– Бакчачы почмагы

Игорь Бояджиев һәм Нина Яркова үсенте үстерү серләре белән уртаклаша.

– Ветеран-укытучы хатирәләре

20 елдан артык урын өстендә яткан улын тәрбияләгән, 41 яшьтә ике бала белән тол калган якташыбыз язмышы.

– Гыйбрәтле хәлләр

Тетрәндергеч язмышлар турында “Бәхетсез Гөлчирә” хикәясе.

Газетада белдерүләр, башка язмалар да урын алды. Аның яңа санын редакциядән, Баулы кибетләреннән, үзәк базардан алырга була.

Реклама

“Татмедиа” АҖ филиалы “Баулы-информ”

16+

ФОТО: Ләйсән Сәетгәрәева

 


#баулы #баулыинформ #хезмәткәдан

Нет комментариев