Хөкем ителү-ителмәү һәм (яки) җинаять эзәрлекләве булу-булмау яисә җинаять эзәрлекләве туктатылу турында белешмәне электрон төрдә алу өчен, дәүләт хезмәтләре сайтында (www.gosuslugi.ru) теркәлергә кирәк.
Эчке эшләр бүлегенең Баулы районы бүлеге мәгълүматына караганда, әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә.Белешмә гариза теркәлгәннән соң 30 көн эчендә бирелергә тиеш. Электрон төрдә гариза тапшыруның өстенлекләре бар: аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чиратта тормыйча биреп була, шулай ук хезмәт күрсәтүче ведомствога кабул итүгә язылырга, гаризаның үтәлү барышын контрольдә тотарга мөмкин.
Компьютер яки интернет белән дуслыгыгыз булмаса, мондый белешмә алу өчен гаризаны Россия эчке эшләр министрлыгының яшәү урыны буенча территориаль органына барып, гражданнарны кабул итү сәгатьләрендә тапшырырга мөмкин. Баулыларга түбәндәге адрес буенча Эчке эшәр министрлыгының Баулы районы бүлегенә мөрәҗәгать итү зарур: Баулы шәһәре, Сәйдәшев урамы, 10. Гражданнарны кабул итү сәгатьләре:9.30-18.00 (12.00-13.30 сәгатьләрдә - төшке ял),шимбә - 9.30-11.30, якшәмбе - ял көне.Хөкем ителү-ителмәү турында белешмә алырга баргач, паспорт һәм паспортның барлык тутырылган битләре күчерелмәләрен күрсәтергә кирәк.Мондый һәм башка гаризаларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәктә (МФЦ) дә кабул итәләр.
Нет комментариев