Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыдагы автовокзал территориясе төзекләндерелә

Автовокзал территориясе зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Объектны ремонтлау барышы белән республика комиссиясе дә танышты.

Мөһим транспорт объектын реконструкцияләү – “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә куелган “Баулы каршы ала. Октябрь мәйданын, Пионер урамын һәм алар тирәсендәге территорияләрне төзекләндерү аша шәһәр үзәген формалаштыру” проектын тормышка ашыруның икенче этабы. Беренче этапта 6нчы мәктәп территориясе, Пионер урамы һәм Октябрь мәйданы төзекләндерелде.

Биредә катлаулы җир һәм бетон эшләре тәмамланган, хәзерге вакытта мәйданчыкта брусчатка җәю дәвам итә.

– Автовокзал территориясе – муниципаль милек һәм комплекслы программага мәйданчыкны тулысынча төзекләндерү эшләре кертелгән – брусчатка җәю, пассажирларны төшерү һәм утырту өчен перроннарны яңарту, электр линияләрен реконструкцияләү, видеокамералар урнаштыру, автобусларга имин керү һәм чыгу юлларын җайлаштыру, – дип сөйләде Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров.

Вокзалда шәһәр эчендәге һәм шәһәрара маршрутлар өчен урыннар ясалачак. Шулай ук биредә предприятиеләрнең вахта автобуслары өчен мәйданчык та каралган. Җиңел машина-таксида пассажирлар йөртү өлкәсендә законлы эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләргә бушлай тукталышы урыны да ясала.

Вокзал эчендә дә ремонт бара, аны бина милекчесе ясый.

– Объектны тышкы яктан территориянең дизайн-проекты нигезендә төзекләндерәбез. Эчтә санузелны ремонтладык, кафе икенче якта булачак. Уңайлы көтү залы, билет саут кассасы, электрон табло, тавыш белән хәбәр итү булачак. Автобус йөртүчеләргә ял бүлмәсе дә каралган, – дип сөйләде Эшлекле үзәк милекчесе вәкиле Илмир Гафуров.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан һәм Россия пассажир йөртүчеләре Баулыга керсен өчен, район җитәкчелеге узган елдан бирле сөйләшүләр алып бара.

Хәзер автовокзал территориясе янындагы Октябрь мәйданы, 14 адресы буенча урнашкан йортта да эшләр бара. Республика программасы буенча алып барыла торган капремонтка 25 миллион сумга якын акча каралган. Вокзал территориясендәге эшләрне проектлаганда бу йорт комплекслы программага кертелгән.

Республика комиссиясе, район башлыгы озатуында, төзекләндерү эшләренә бәя бирде.

– Әлегә кисәтүләр юк, булса да, аз гына. Киләчәктә кече архитектура формаларын урнаштырачаклар, шуңа күрә тагын бер тапкыр килербез һәм карарбыз. Күп фатирлы йортны ремонтлау эшен кертүе өчен,  администрациягә рәхмәт, – дип уртаклашты ТР шәһәрләрен үстерү институтының проектларны гамәлгә ашыру буенча директор урынбасары Айназ Ярмиев.

Шулай ук автовокзал территориясендә зур булмаган парк та барлыкка киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев