Баулы районында 103 яшьлек ветеран тавыш биргән
Төп тема

Баулы районында 103 яшьлек ветеран тавыш биргән

Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда 103 яшьлек педагогика хезмәте ветераны Фәхриямал Шәрәпова да катнашкан. Күркәм яшьтәге өлкән укытучы үзенең гражданлык бурычын өендә үтәгән.

Сайлау комиссиясе әгъзалары сәламәтлекләре яисә олы яшьтә булулары сәбәпле участокка килә алмаган авылдашларын игътибардан читтә калдырмый — аларның өйләренә барып, тавыш бирүне оештыра. Татар Томбарлысы мәдәният йортында урнашкан 1045нче сайлау участогында теркәлгән сайлаучыларның 45е, нәкъ менә шундый мөмкинлектән файдаланырга теләп, алдан ук гариза биргән.

Сайлау комиссиясе әгъзасы Эльвира Әхмәтҗанова әйтүенчә, олы яшьтәге авылдашлары бу көнне аеруча зур дулкынлану һәм җаваплылык белән көтеп алган.

«Безнең килүебезне әби-бабайлар әзерләнеп көтеп тордылар, чөнки сайлауга чакыру кәгазьләре таратканда ук киләчәгебезне әйткән идек, – ди Эльвира. – Кайберләре: "Безнең тавышыбыз да мөһиммени инде, килеп йөрмәсәгез дә була иде", — дип әйтсәләр дә, барыбер безне көткәннәр".

Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда 103 яшьлек педагогика хезмәте ветераны Фәхриямал Шәрәпова да катнашкан / Фото: Эльвира Әхмәтҗанова архивы
Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда 103 яшьлек педагогика хезмәте ветераны Фәхриямал Шәрәпова да катнашкан / Фото: Эльвира Әхмәтҗанова архивы

Авылның иң өлкән озын гомерле кешесе — 103 яшьлек Фәхриямал Шәрәпова да сайлаудан читтә калмаган. Укытучы булып эшләгән елларында ук җаваплылыкка өйрәнгән ветеран бүген дә яшь буынга үрнәк күрсәтә. Ул тавыш бирү кәгазен зур игътибар белән тутырган һәм бюллетенен күчмә урнага салган.

Татар Томбарлысы авылы сайлаучылары быел аеруча активлык күрсәтә. 1045нче сайлау участогында теркәлгән 477 кешенең 330ы сайлауларның беренче ике көнендә — 18 һәм 19 сентябрьдә үк – тавышларын бирергә өлгергән инде. Сайлау участогында тавыш бирү процессы тыныч һәм күтәренке рухта дәвам итә.

 


Нет комментариев