РФ тугызынчы чакырылыш Дәүләт думасына депутатлар сайлаулауның икенче көне – Кызылъяр мәдәният йортында урнашкан 1038нче сайлау участогы өчен истәлекле көн. Сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Ләйсән Гамированың бүген туган көне.
Ләйсән Чулпановна сайлау системасында инде озак еллар эшли. Туган көне сайлау көненә туры килүгә карамастан, ул бүген дә үз постында. Өстәвенә, үзенең гражданлык бурычын да үтәп, тавыш та бирде. Бюллетеньне салуга, хезмәттәшләре аңа көтелмәгән сюрприз ясады: сайлау комиссиясе рәисе Ленир Дәүләтшин, чәчәк бәйләме тапшырып, ихлас котлауларын җиткерде.
“Хөрмәтле коллегабыз! Без сезне чын күңелебездән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Иң мөһиме сезгә корычтай ныклы сәламәтлек телибез. Безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт. Барлык башлаган эшегездә зур уңышлар, Ләйсән!”, – дип тәбрикләде ул.
2026 елның 19 сентябре Ләйсән өчен гадәти көн түгел. Гомер бәйрәмен җаваплы эш урынында, сайлау комиссиясендә хезмәттәшләре белән каршы алу – үзе бер онытылмаслык матур вакыйга.
“Туган көнемне эш урынымда каршы алу минем өчен бары шатлык, чөнки мин үземнең яраткан коллегаларым арасында, мине белгән кешеләр мине туган көнем белән котлый. Бу бит инде миңа карата игътибар. Бик зур рәхмәт барлык котлаучыларга. Һәм шуны әйтәсем килә: бүгенге көн минем өчен беренче чиратта туган көн түгел, бу – безнең бөтен авыл халкы өчен бәйрәм көне. Бу – сайлау көне”.
Шәхси бәйрәм дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим вакыйгага комачауламый. Сайлау участогында эш дәвам итә, тавыш бирү процессы тыныч һәм күтәренке рухта бара.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, Ленир Дәүләтшин
Нет комментариев