Бүген Россия Федерациясе тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның өченче көне. Баулы районында сайлау оешкан төстә бара.
Мортаза авылы мәдәният йортында урнашкан 1043 нче сайлау участогы да штат режимында эшли.
"Халык йөри әркен генә, беренче көнне чират та булды", – дип хәбәр итте сайлау комиссиясе сәркатибе Илзия Латыйпова.
Бу участокта исемлектә барлыгы 200 сайлаучы теркәлгән, 166ы инде тавыш биргән. 15 кешене өйләренә барып сайлатканнар. Гомумән, өйдә сайларга 18 кеше гариза биргән булган.
Илзия Латыйпова хәбәр иткәнчә, тавыш бирүчеләр арасында махсус хәрби операция ветераны Ринат Шәрипов та бар.
Нет комментариев