2027 елда Россиядә Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан өчәр көн ял итәчәкләр.
РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 21, 22 һәм 23 февраль, шулай ук 6, 7 һәм 8 март эшләми торган көннәр булачак.
Февральдә ял көннәре рәттән өч көн дәвам итәчәк. Моның өчен 20 февраль, шимбә көнендәге ял 22 февраль, дүшәмбегә күчерелә.
Тиешле карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.
Нет комментариев