Баулы районы сайлау участокларында сайлаучыларга гриппка каршы прививка ясау дәвам итә. Бу эшне Мортаза авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рәзинә Мөгыйнова да оештырган.
РФ тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашучылар ике куянның койрыгын берьюлы тота: тавыш та бирә, гриппка каршы прививка да ясата. Бу акциягә Мортаза халкы да актив кушылган.
Иң элек, Мортаза авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рәзинә Мөгыйнова кешеләр белән сөйләшкән, вакцина ясатуның иң нәтиҗәле чара булуын аңлаткан.
"Прививка иммун системасының гриппка каршы көрәшүен ныгыта. Иммунитет вакцина ясатканга ике атна үткәч ныгый", – дип мәгълүмат биргән фельдшер.
Фельдшер эше
Гриппка каршы прививка ясар алдыннан, Рәзинә ханым кешеләрнең тән температураларын, кан басымнарын, пульсларын үлчәгән, соңгы ике атнада вируслы инфекция белән авыру-авырмауларын, хроник авырулары көчәю-көчәймәвен сорашкан.
Рәзинә Мөгыйнова – авыл халкының хөрмәтен, ышанычын яулаган шәфкать туташы, чөнки фельдшер булып 36 елдан артык эшли. Кешеләр аңа ышаналар, гриппка каршы вакцинациягә дә теләп кушылганнар.
"Медотводлар ясамадым. Дүрт сәгать эчендә 50 кешегә прививка ясадым. Бер ясаткан кеше ел саен ясата", – ди Рәзинә ханым.
Фельдшер прививка ясаткан һәр кешегә киңәшләр биргән, вакцинаның организмга ничек йогынты ясавын аңлаткан.
"2026 елда сайлау участогында гриппка каршы прививканы беренче тапкыр ясадым. Бу процедураны шулай оештыру авыл халкы өчен бик кулай", – дип уртаклашты Рәзинә Мөгыйнова.
Нет комментариев