Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда дин әһелләре исеменнән ялган аккаунтлар һәм каналлар барлыкка килү очраклары турында кисәтә.
Нәзарәт хәбәр итүенчә, мошенниклар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, шулай ук танылган дин эшлеклеләре исеменнән ялган каналлар булдыра. Әлеге ресурслар аша төрле хәбәрләр таратыла һәм кешеләрне ялгыш юлга кертү омтылышлары ясала.
ДУМ РТ вәкилләре мөселманнарны шикле хәбәрләргә ышанмаска һәм алынган мәгълүматны һәрвакыт рәсми чыганаклар аша тикшерергә чакыра.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык рәсми хәбәрләре аның рәсми каналында һәм сайтында бастырыла.
Дини мәсьәләләр, шулай ук мөселман учреждениеләренең эшчәнлеген оештыру белән бәйле сораулар буенча нәзарәтнең мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Моннан тыш, ДУМ РТда call-үзәк эшли. Анда шәригать белгечләреннән төрле сорауларга дистанцион рәвештә җавап алырга мөмкин. Татарстан Республикасы территориясендә шалтырату өчен бушлай телефон: 8 800 222 76 67.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да ДУМ РТ компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхси кабул итә. Кабул итүгә язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мошенниклар корбаны булмас өчен уяу булырга, таныш булмаган аккаунтлардан килгән хәбәрләргә һәм акча күчерү турындагы үтенечләргә аеруча сак карарга чакыра.
Нет комментариев