Авыручылар саны кимүдә: Роспотребнадзор Татарстандагы хәлне аңлатты
Сәламәтлек

Авыручылар саны кимүдә: Роспотребнадзор Татарстандагы хәлне аңлатты

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итүенчә, үткән атнада республикада ОРВИ авыруының 9827 очрагы теркәлгән.

Ведомство мәгълүматларына караганда, быелгы күрсәткеч узган елның шул ук вакытына караганда 20,2 процентка кимрәк. Шулай ук эпидемия бусагасы күрсәткеченнән 14,9 процентка түбәнрәк булуы да билгеләп үтелә. Авыруларның күпчелеге грипп вирусы белән бәйле түгел.

Республика халкына ОРВИдан саклану өчен киңәшләр бирелә: авыру кешеләр белән тыгыз аралашуны киметергә, кулларны еш юарга, җәмәгать урыннарында булу вакытын мөмкин кадәр киметергә.


Нет комментариев