Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыда этләрне теркиләр

2025 елның 1 гыйнварыннан йорт хайваннарына карата яңа таләпләр кертелде

Район башлыгы Ильяс Гозәеров Брюс кушаматлы этен Баулы районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә теркәргә алып килде.
–  Кызларым күптән инде эт алуыбызны үтенәләр иде. Мин моның зур җаваплылык икәнен яхшы аңлыйм, шуңа күрә балаларымны моңа алдан әзерләдем. Былтыр гаиләбездә Брюс кушаматлы эт барлыкка килгәч, тормышыбыз сизелерлек үзгәрде. Чөнки аны карарга, йөртергә алып чыгарга кирәк. Быел яңа закон гамәлгә кергәч, этебезне теркәргә булдык, – дип сөйләде район башлыгы Ильяс Гозәеров.  
Этләрне ветеринария табиблары чиплаштыра – этнең тиресе астына махсус шприц белән микрочип кертелә. 
– Чипны кертә торган урын эшкәртелә, инструментлар стериль. Микропроцессор хайванның тиресе астына тиз генә, авырттырмый гына кертелә, – дип аңлатты дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Наталья Александрова. – Чипны керткәннән соң, аның эшләү-эшләмәвен махсус сканер белән тикшереп карыйбыз, дисплейда аның номеры чыга. Барлык мәгълүматны этнең паспортына язабыз, ә аннары бөтен мәгълүмат федераль базага кертеләчәк. Чипта хайван һәм аның хуҗасы турында бөтен мәгълүмат күренә.
Брюс чиплаштыру процессын җиңел кичерде – гүя ул моның мөһимлеген һәм кирәклеген аңлап торды. 
Ильяс Гозәеров фикеренчә, хайваннарны чиплаштыру сукбай этләр белән булган вәзгыятьне яхшырак контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк, ягъни аларның санын киметәчәк.
– Хуҗасыз этләр проблемасы – көнүзәк мәсьәлә, халык җыеннарында без бу хакта күп сөйләштек. Баулыда хайваннарны вакытлыча асрау үзәге бар, ул да яхшы гына нәтиҗәләр бирә. Тик хуҗасыз этләр саны кимеми. Быелдан кертелгән яңа закон кешеләрдә үзләре кулга ияләштергән хайваннар өчен җаваплылык тоярга йогынты ясар, – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Хайваннарны дәүләт ветеринария берләшмәсе терки. Этне, туганнан соң, өч ай эчендә чиплаштырырга кирәк. Өч айдан зуррак этне алган очракта, аны теркәр өчен 30 көн вакыт бирелә. Яңа закон гамәлгә кертелгән вакытта өч айдан зуррак этләре булган кешеләр аларны яңа закон үз көченә кергәннән соң бер ел эчендә теркәргә тиеш. 
 Этне теркәмәгән өчен, 2025 елның 1 июленнән штрафлар кертелә. Хокук бозган өчен штраф күләме – 2000-4000 сум. Кабат хокук бозган очракта, административ җәза 5 мең сумга кадәр артырга мөмкин.
– Безнең районда чама белән 4000нән артык эт исәпләнә, ләкин бу төгәл сан түгел, – ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов. – Озакламый авыл хуҗалыгы хайваннары өчен язгы ветеринария чаралары башланачак, авыл кешеләре үзләренең этләрен вакцинация вакытында чиплаштыра ала. Ә шәһәрдә безнең ветклиника эш көннәрендә 8 -17 сәгатьләрдә эшли.
Чиплаштыру 250 сум тора. Хайванны теркәр өчен, хуҗасының документлары һәм этнең паспорты кирәк. дәүләт ветеринария берләшмәсе мәгълүматы буенча, бүгенге кнөдә 80нән артык эт чиплаштырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев