Бүген Томбарлы авылы ындыр табагында “Игенчеләребезгә дан” дип исемләнгән ял концерты уздырылган.
Чарада Томбарлы авыл хужалыгы тармагында хезмәт куйган Зәйтүн Сәях улы Шәмсетдинов – “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале, Томбарлы авыл халкы сәламәтлеге сагында торган Зәлинә Динмөхәммәт кызы Асылова, “Берлек” җәмгыятенен алдынгы хезмәткәре Рәзинә Абдуләхәт кызы Миңнуллина “Баулы районына 90 ел” юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Фото: Томбарлы авыл җирлеге
Нет комментариев