Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы белән чиктәш районда машинага ут капкан

Ютазы районы юлында йөк машинасы янган. Янгынның транспорт чарасы системаларының, механизмнарының төзек булмавы аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук).  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, кичә 12 сәгать 39 минутта 101нче янгын сагы номерына шалтыратып, Ютазы - Кәрәкәшле автомобиль юлының икенче чакрымында йөк машинасы януын әйткәннәр.

Янгын сүндерүчеләр җиде минутлап ут белән көрәшкән. Нәтиҗәдә, ут 15 квадрат метр мәйданлы «КАМАЗ» машинасын юк иткән.

Янгынның транспорт чарасы системаларының, механизмнарының төзек булмавы аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

ФОТО: https://tatar-inform

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/01-07-2021/yutazy-rayony-yulynda-y-k-mashinasy-yangan-5828848

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев