Баулы балалары һөнәрләр белән танышкан
Яңалыклар

Баулы балалары һөнәрләр белән танышкан

Фәнис Яруллинның Баулы районы Кызылъяр авылындагы музей-йортында “Татарстанда музейлар язы-2019” республика акциясе кысаларында балалар өчен “Һөнәрләр дөньясында” дип аталган чара үткәрелгән.

Татарстанда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан  узган әлеге чара Кызылъярның “Каенкай” балалар бакчасы сабыйларын төрле һөнәрләр белән таныштыру максатыннан оештырылган.

Балалар өчен “Кем кайда эшли?”, “Биредә нәрсә артык?”, “Эше өчен кемгә нәрсә кирәк?” дигән интерактив уеннар уздырылган. Сабыйлар “Һөнәрне ата” рәсемнәре аша төрле һөнәр ияләренең нәрсә белән шөгыльләнүләрен белгәннәр.

Балалар үзләренең әти-әниләренең кем булып эшләүләре турында да сөйләгәннәр. Табышмакларга җаваплар биргәннәр, һөнәрләр турында мәкальләр һәм әйтемнәрне дәвам иткәннәр.


Нет комментариев