Инстаграмга ул үзенең Татарстанның ике Президенты уртасында төшкән фотосын куйган һәм: "Тарихи көн. Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уза. Җир шарының төрле почмакларыннан җыелган 1000нән артык татар делегатлары безнең татар гаиләләрендә гореф-гадәтләрне, телне, гаилә кыйммәтләрен саклау, яшьләргә ярдәм итү турында сөйләшәләр", - дип язган.
Бу көннәрдә Казанда узучы Бөтендөнья татар конгрессы VI съездына якташыбыз, Татарстанның халык артисты Алсу Сафина да кайткан.
Чыккан: shahrikazan.com
Нет комментариев