Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа Баулыда "Балкыш" мәчете төзелә

Мәчеткә йөрү мөселманнарга күңел тынычлыгы һәм рухи байлык китерә.

Ләкин Яңа Баулы авылында мәчет булмавы, моңарчы авыл халкы өчен хыял гына булып калды. Ә бу елның июль аеннан бирле бу хыял тормышка аша башлады. Баулы мөхтәсибе Әнвәр хәзрәттән киңәш алып, нихаять, мәчет төзү эшләре башланды.

- Без, мәчет әгъзалары, 2014-нче елдан бирле яңа мәчет төзелешен күздә тотып, халык тараткан хәер акчаларын җыеп бардык. Шулай итеп 130мең акчабыз җыелды, ләкин бу брус сатып алуга гына җитте, – дип искә төшерә Рәмил Вәли улы. – Ә нигез эшләренә 50мең чамасы акча китте. Бу эштә Бакиров Марат Әнәс улы ярдәм итте. 14нче янгын сүндерү бүлегендә эшләүче  Айрат Шәрәфетдинов үзенең ял көннәрен төзелештә үткәрә. Мәчет борыстан ул төзегән проект буенча күтәрелә. Ул бу эшнең менә дигән остазы. Америкада яшәүче, Яңа Баулы кешесе, халкының бу изге эшен ишетеп, 30 мең сум күләмендә акча җибәрә. Җир мәсьәләсенә кагылган проблемаларны чишәргә Алина Анатолий кызы, Ринат Газизулла улы, Ильяс Исмәгыйль улы булышты. Транспорт мәсәләсендә ярдәм күрсәткән Айдар Анурбек улына, көндәлек эшләүчеләргә, акчалата ярдәм иткән авылдашларга рәхмәт сүзләре чиксез! 

Безнең “Балкыш” мәчетенең тиз вакытта төзелүенә ышанып һәм мәчет төзелешенә ваемсыз булмаган кешеләрдән акчалата ярдәм күрсәтүләрен көтеп калабыз.

Без, 14нче янгын сүндерү бүлегендә эшләүче кешеләр, бу мәчет төзелүен ишетү белән шунда киттек. Төзелешне үз күзләребез белән күреп, бу изге эшкә сөенеп кайттык. Бәлки бу төзелеш турында ишетмәүчеләр дә бардыр, шуңа күрә интернет аша сезгә җиткерәсебез килә. “Ил төкерсә – елга була”, – ди халык. Авыл халкы, читтә яшәүче мәрхәмәтле авылдашлар, мәчет төзелешенә үз өлешен кертер һәм үз авылының тарихына ваемсыз калмас дип уйлыйбыз.

Ярдәм өчен реквизитлар:

Счет получателя: 42307810962000480317(Кагарманова Алия Мирхазияновна)

Банк получателя: Доп.офис № 8610/0451 ПАО Сбербанк

Кор/счет банка: 30101810600000000603

БИК банка: 049205603

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев