Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчеләр белән уздырган аппарат киңәшмәсендә кадрлар үзгәреше турында игълан итте.
Фёдор Михайлович Тимофеев Россия эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы урынбасары – Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге полиция начальнигы итеп билгеләнгән. Элек ул Россия эчке эшләр министрлыгының Зәй районы бүлегендә начальникның оператив эш буенча урынбасары вазифасында эшләгән.
Александровка авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Илнар Рафаилович Вәлиев район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән. Александровка авыл җирлеге Советы карары белән ул башлык вазифасыннан һәм депутатлык вәкаләтләреннән азат ителгән.

Александровка авыл җирлеге башлыгы итеп депутат Валентина Ивановна Уварова билгеләнгән.
Нет комментариев