Мәктәп линейкаларын уздыруга үзгәрешләр кертелде
Яңалыклар

Мәктәп линейкаларын уздыруга үзгәрешләр кертелде

1 сентябрьдә шәһәр мәктәпләрендә бәйрәм линейкалары беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә булачак. Авыл мәктәпләрендә линейка да барлык сыйныфлар да катнаша ала.

Баулы районы мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева сүзләренә караганда, 1 сентябрьдә беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен линейкалар уздыру планлаштырыла. Шәһәр мәктәпләрендә башка сыйныфлар, мәктәп җитәчелеге һәм сыйныф җитәкчесе белән килешеп, линейканы шул көнне соңрак үткәрә яки мәктәпкә сыйныф сәгатенә генә килә ала. Ә авыл мәктәпләрендә, укучылар саны күп булмау сәбәпле, линейкада барлык сыйныфларга да катнашырга ярый.

Фото: редакция архивыннан (5нче мәктәп)
 


Нет комментариев