Яңалыклар

Мәдәният хезмәткәрләре акчалата бүләк откан

Татарстан авыл җирлекләрендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләрен акчалата бүләкләү бәйгесе җиңүчеләре арасында баулылар да бар.

Мәсәлән, Исергәп авыл китапханәсе (мөдире Миләүшә Йосыпова) "Иң яхшы китапханә" номинациясендә җиңеп, 100 мең сум акчага ия булган. "Иң яхшы мәдәният-ял учреждениесе" номинациясендә җиңүгә ирешкән Татар Кандызы авыл мәдәният йорты (директоры Луиза Шакирова) да шундый ук күләмдәге бүләк алачак. Александровка авыл мәдәният йорты директоры Валентина Данилина "Иң яхшы муниципаль учреждение хезмәткәре" номинациясендә җиңгән, аңа 50 мең сум тапшырылачак.

Узган елларда әлеге бәйгедә Покров-Урыстамак авыл мәдәният йорты директоры Наталья Зәйдуллина, районның барлык дүрт милли-мәдәни үзәкләре җиңгән иде.


Нет комментариев