Футбол уйнар җир булачак
Новозареченски бистәсендә республика программасы буенча универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше бара.
Авыл җирлеге башлыгы Светлана Багижева мәгълүматына караганда, мәйдан өчен нигез әзерләнгән, коймалар һәм инвентарь китерелгән.
Быел Новозареченскида республика программасы буенча авыл җирлеге башкарма комитетының административ биналарында капиталь ремонт башланган. Ремонт вакытында авыл җирлеге башлыгы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре мәдәният йортының кече бию залына күченгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев