Баулыда узган өч ял көнендә транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән кешеләр гаебе белән ике юл-транспорт һәлакәте булган.
10 июньдә 1973 елгы баулылы, HYUNDAI SOLARIS автомобиле белән идарә иткәндә, ЮХИДИ хезмәткәренең туктарга дигән таләбен күрмәмешкә салыша һәм качарга омтыла. Шул вакытта Энгельс урамындагы светофорга бәрелә, шуннан соң да качарга маташа, тик тоткарлана.
12 июньдә 1986 елгы баулылы Беренче Май урамында "ЛАДА КАЛИНА" автомобилендә ике транспорт чарасы белән бәрелешә һәм электр тапшыргыч линия баганасына бәрелә. Нәтиҗәдә "Лада"ның тән җәрәхәтләре алган ике пассажиры район үзәк хастаханәсенә җибәрелә.
Нет комментариев