Яңалыклар

Чүтедә – заманча элемтә

Иске Чүтегә авыл кешеләренең инициатива күрсәтүе нәтиҗәсендә җепселле- оптик элемтә линиясе үткәргәннәр.

Мондый линияләрне, гадәттә, зур торак пунктларга кертәләр, ә кече авылларга аны кертү отышлы түгел. Тик чүтеләрнең югары тизлекле интернеттан файдаланырга һәм яхшы сыйфатлы телевидение тапшырулары карарга теләүләре шулкадәрле зур булган, алар үз акчаларын кертергә карар иткәннәр. Кызылъяр авыл җирлеге депутаты Нәфисә Ярмөхәммәтова сүзләренә караганда, барлыгы 180 мең сум акча җыярга кирәк. Бүгенге көндә 130 мең сумы тупланган - һәр йорттан 2,5 мең сум. Якын арада калган сумманы җыеп бетерергә өметләнәләр. Элемтәчеләр йортларга элемтә линияләрен кертә башлаган.


Нет комментариев