Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районы Кырымсарай авыл җирлеген яңа төзелешләр көтә

Авыл җирлекләрендә отчёт җыелышлары төрлечә үтә. Җыен барышында халык тормыш-көнкүреш шартларына, бүтән ниндидер күренешләргә җитди ризасызлык белдергән авыллар аз түгел. Ә менә Кырымсарай авыл җирлегендәге җыелышта проблемаларны күтәрүчеләр булмады. Күрәсең, монда халык тормыштан канәгатьрәктер.

Җыелыш башланыр алдыннан район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров социаль объектларда, "Игенче" җәмгыятендә һәм Илшат Шәриповның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булдылар. Аның уңышлы гына эшләп килүче хуҗалыгында 20 савым сыер бар.

- Авыл җирендә торгач, мал тотмыйча яшәп булмый инде, - ди хуҗа кеше. - Хуҗалык зурайган саен, эше дә күбәя, эшче куллар кирәк. Тик терлекчелеккә килеп эшләргә ашкынып торучылар юк. Җәй көннәрендә бер тәүлеккә 250-300 килограммга кадәр сөт савабыз. Кыш көне бераз кими инде. Сөтнең бер литрын 20-21 сумга Ульяновск сөт заводына сатабыз. Базарга да чыгарабыз, сөт продукциясе яхшы үтә. Алдагы планнарга килгәндә, киләсе җәйгә печән чапкыч алу теләгем бар.

Илшат Шәрипов хуҗалыгында да, "Игенче" җәмгыятендә дә маллар көр, кышлык мал азыгы җитәрлек.

- Мин гомерем буе авыл хуҗалыгында эшлим, малларны бик яратам, - ди "Игенче" җәмгыятендә 30 елга якын терлекче булып эшләүче Владимир Моргачёв. - Хәзер эшләргә дә уңайлы бит, кышкы чорда әзер азыкны вакытында кертеп саласы гына. Ферма биналары чиста. Җәй көне рәхәтләнеп табигать кочагында көтү көтәм. Акчаны вактында түләп баралар.

Баулы җитәкчеләре шулай ук Кырымсарай авылы мәктәбендә, янгын сүндерү постында да булды.

Җыелыш авыл мәдәният йортында авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗановның отчёт доклады белән башланды. Бүгенге көндә Кырымсарай һәм Мортаза авылларында 880 кеше яши. Аларның 336сы пенсия яшендә. Узган ел авыл җирлегендә 2 бала туган, 20 кеше үлгән. Әлеге саннар яңгыраганда залдагы халык бераз шаулашып алды. 2016 елда бу саннар 11гә 22 булган.

Узган елгы үзара салым акчаларына Мортаза һәм Кырымсарай авылларындагы балалар уен мәйданчыкларына 220 мең сумлык уен элементлары алынган. 157 мең сумга ике авылда да юллар өлешчә ремонтланган. Шулай ук үзара салым акчаларына урам утлары, Җиңү паркы мәйданы, өлешчә су челтәрләре төзекләндерелгән.

- Киләсе 2018 елда без юлларны төзекләндерү, Мортазада илле урынлык күп функцияле үзәк төзү, шакшы суларны чистарту корылмалары булдыруны планлаштырабыз, - диде авыл җирлеге башлыгы үзенең чыгышын тәмамлап. - Чистарту корылмалары буенча эш башланды инде, бер миллион дүрт мең сумга аның проекты ясалды.

Залдан бары бер генә сорау бирелде, ул ике контурлы казаннарга хезмәт күрсәтүгә кагылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев