Яңалыклар

Баулыда яңа тротуарлар барлыкка киләчәк

Баулыда “Татарстан торак пунктларының асфальт-бетон капламлы урам юл челтәрләрен ремонтлау” республика программасы буенча күләмле ремонт эшләре башланды.

Шәһәр башкарма комитеты мәгълүматына караганда, бу программа буенча Ваһапов, Садовая, Беренче май урамнары, Киров тыкрыгы юллары ремонтланачак. Шулай ук “Вак таш-ком катнашмасы капламлы юл челтәрләрен ремонтлау” программасы буенча Аксаков, Садовая һәм Подгорная урамнарындагы юлларны да төзекләндерү күздә тотыла. Быел “Юл фонды” муниципаль программасы буенча Совет урамында һәм тернәкләндерү үзәгеннән 7нче мәктәпкә кадәрге участокта тротуарлар ясау планлаштырыла.

 


Нет комментариев