Яңалыклар

Баулыда снегоходларны тикшерәләр

14 гыйнвардан 7 мартка кадәр районда “Снегоход” профилактик операциясе уза.

Операция теркәлмәгән техниканы, транспорт чарасы белән айнык булмаган хәлдә, тиешле үрнәктәге тракторчы-машинист таныклыгы булмаган килеш идарә итү очракларын һәм төзек булмаган, техник күзәтү узмаган транспорт куллануны ачыклау максатыннан уздырыла.

14-30 гыйнварда барлыгы 18 снегоход тикшерелгән. Биш очракта җитешсезлек ачыкланган, ике очракта самоходларны куллану нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен беркетмәләр төзелгән.


Нет комментариев