Баулыда Нәүрүз бәйрәме була
Иртәгә, 21 мартта, сәгать 10да Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында Нәүрүз бәйрәменә багышланган чара үткәрелә.
Нәүрүз – яз һәм астрономик кояш календаре буенча яңа ел бәйрәме. Төрки халыклар аны ел саен көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтә. Фарсы теленнән нәүрүз “яңа көн” дип тәрҗемә ителә, яңа тормыш башлануны символлаштыра. Ул яз, табигать уяну, авыл хуҗалыгы эшләре башлану белән бәйле халык бәйрәме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев