Баулыда икенче икмәккә ихтыяҗ зур
Баулы районы Татар Кандызы фермеры Замир Салихов бәрәңге алуны төгәлләгән. Ул аны 15 гектарда үстергән.
Быел җәй безнең районның Кандыз зонасында аеруча коры булды. Әмма кырларны сугару нәтиҗәсендә, фермер бәрәңгедән яхшы гына уңыш алган. “Ароза” һәм “Зикора” сортлары уңышы гектарыннан 150 центнер тәшкил иткән. Фермер уңышын Баулыда үтә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сата. Аның сүзләренә караганда, күпләр аннан орлыкка бәрәңге ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев