Баулы районында урып-җыю дәвам итә
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 29 августка булган мәгълүматына караганда, Баулы районында барлык чәчүлек мәйданның 84 проценты урып-җыелган.
Район хуҗалыклары 50,4 мең тонна бөртекле культуралар суктырган. Уртача уңыш – гектарыннан 20,9 центнер, бу, кызганычка каршы, республиканың уртача күрсәткеченнән кимрәк.
Азык әзерләү дә дәвам итә. Бүгенге көндә районда бер баш шартлы терлеккә 18,2 центнер исәбеннән азык әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев