Яңалыклар

Баулы белән чиктәш төбәктә җир тетрәгән

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, җир тетрәү электр, газ, су белән тәэмин итүгә йогынты ясамаган, зыян күрүчеләр юк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгыннан алынган мәгълүматка караганда, бүген төнлә Башкортстанның Белорет һәм Салават районнарында һәм Уфа шәһәрендә 5,4 баллы җир тетрәү күзәтелгән. Шаһитлар әйтүенә караганда, йортларда люстралар, җиһазлар селкенгән. Бәхеткә, җир тетрәү электр, газ, су белән тәэмин итүгә йогынты ясамаган, зыян күрүчеләр юк.

Җир тетрәү үзәге Уфадан 133 чакрым ераклыкта Чиләбе өлкәсенең Катав-Ивановск шәһәре янында булган.

Башкортстанда соңгы тапкыр мондый хәл 2015 елда күзәтелгән.

Бу хакта тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/09/05/625154/


Нет комментариев