Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2023 елда «Евровидение» җыр бәйгесе Бөекбританиядә үтәчәк

«Евровидение – 2023» Бөекбританиядә узачак. Бу хакта Европа хәбәрләр тапшыру берләшмәсе сайтында хәбәр ителә.

Элегрәк EBU (European Broadcasting Union) – Европаның хәбәрләр тапшыру берләшмәсе Украина, 2022 елгы конкурста җиңүгә карамастан, әлеге чараны үткәрмәячәк дигән карар чыгарган иде. Бу карарны куркынычсызлык таләпләренә бәйле рәвештә кабул иткәннәр. Әмма аларның вәкиле автомат рәвештә конкурсның финал раундына узачак.

«Европа хәбәрләр тапшыру берләшмәсе (Британиянең телерадиотапшырулар корпорациясе) Би-би-си «Евровидение-2023» җырлар конкурсы Берләшкән Корольлектә узачагын раслауга шат», – дип билгеләп үтелә берләшмә хәбәрендә.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев